ЮСУПОВ ГИЛЯЗИ ЮСУПОВИЧ

Учетные данные
г.р.: 
1904
место рождения: 
с.Смак-Корса
звание: 
кр-ц
месяц выбытия: 
12
год выбытия: 
1941
причина выбытия: 
б
опись: 
18004
дело: 
1930
лист: 
278
прим.: 
1

Используемые сокращения
0 - сведения районных военкоматов, 1 - Центральных архивов МО РФ, 2 - с места гибели и от поисковых отрядов,. 3, 5 - от родственников и из других источников, К - из книг Памяти других регионов, И - из интернета, П в прим.- плен,. Г - карточка немецкого архива о пребывании в плену, Ж - вернулся из плена или с фронта живым,. Ф - из Книги Памяти Финской войны, п- погиб, б - без вести.

Комментарии

СЕГОДНЯ СЛУЧАЙНО ВЫШЛА НА ДАННЫЙ МАТЕРИАЛ В АРСКОЙ ГАЗЕТЕ:
Оказалось, пропал без вести.

70378266
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Юсупов
Имя Гилярей
Отчество Юсупович
Дата рождения/Возраст __.__.1904
Дата и место призыва __.09.1941 Арский РВК, Татарская АССР, Арский р-н
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия пропал без вести
Дата выбытия __.12.1941
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 18004
Номер дела источника информации 1930

http://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=70378266

86292734
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Юсупов
Имя Гилязей
Отчество Юсупович
Дата рождения/Возраст __.__.1904
Место рождения Татарская АССР, Н.-Чурилинский р-н, д. Смак-Корса
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия пропал без вести
Дата выбытия __.12.1941
Название источника информации ВК Республики Татарстан
Номер описи источника информации 1945
Номер дела источника информации 1 т.6

http://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=86292734

http://arskmedia.com/?p=25724

Иске Масрада яшәүче Фәнҗия Йосыпованың әтисенең сугыштан җибәргән хатлары

1

Кадерле иптәшем Галия. Сезгә иптәшең Гыйләҗидән бик сагынып, бик саргаеп ифрат күп сәлам язып, тиздән бергә булуыбызны теләп калам. Һәм шулай ук Тәслимә кызым илә Мөнәвәрә кызыма һәм дә Әнис улым белән Фәнҗия кызыма бик сагынып, бик саргаеп бер күрергә зар булып тилмереп бик күп сәламнәр язып калам. Һәм шулай ук бабайларга, …. агай-энеләргә, дус- ишләргә, тирә-күршеләргә бик күп сәлам әйтерсез. Инде безнең хәлгә килсәк бу көнге көн… исән-сауларбыз һәм сезнең дә җибәрелмеш хатыгыз буенча исәннәр икән дип шөкер кылабыз. Числосын куймагансың, июнь башы тирәсендә язган хатыңны 17 нче июньдә алдым. Үзем дә шул көнне үк яздым. Фронтка кергәнгә 18 ай тулган көнне яздым. Галия 18 айның 2 генә аен арттарак үткәрдек. Калганын гел дошманга каршы. Аллаһы Тәгалә бик күп рәхмәтен салды инде. Узган чакларны шушында булган хәлләрне искә алсаң да диваналар каласың. Мин инде болай да Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салып фирештәләр саклады. Шулай бик күп җирләрдә торырга туры килде инде.

2

Сагынычлы сәлам хаты яздым 27 июльдә

Теләп алып гомер иткән иптәшем Галия сезгә бик сагынып бик саргаеп ифрат күп сәламнәр язып, исәнлекләр әйтеп бергә яшәүне бер Ходайдан сорап калам. Һәм шулай ук әле кызым Тәслимә белән Мөнәвәрәгә Әнис улым белән Фәнҗия кызыма бик сагынып, бик саргаеп, бик күп бик күп сәламнәр язып калам. Һәм шулай ук барлык агай-энеләргә, тирә-күршеләргә бик күп сәлам. Сәлам соңында җибәрмеш хатыгызны алдым. Мөнәвәрәдән дә үзең язгансың 16 июльдә Мөнәвәрәдән шул көнне хатыгызны алдым. 25 ендә үзем яздым, 27 сендә җибәрәсе идем, вакытым булмады. Безнең менә инде вакыт җук. Хәзер алга барабыз. Үзебез шул вакыттан бирле чыкканыбыз җук. Аллаһы Тәгалә ниләр язгандыр инде. Ярый, ичмасам, кәртчкегезне җибәрүегезгә. Үзебезнең борчу зур булса да күп мәртәбәләр алып карыйм түлке. Шул Тәслимә кызым гына җук, шуңарга бик җуксынам. Башкаларын яхшы әйттең хатыңда. Ни язганың бар да мәгълүм булды. Нишләптер миннән хат алмагансыз, мин үзем күп хатлар яздым. Яңгырлар таманрак булган икән, …. җатмагыз тамагыгыз тук булганда …. Ахыры моннан болай Аллаһы Тәгалә үзе ташламас әле………….. Төшләрне дә ямьсез күрәм дигәнең истә. ………..дигәнең ярый яхшы булган. Тизрәк кайтып, күрешеп, бергә гомер итәргә Ходай язсын иде. Аны да мәгълүм итим. Майор да исән-сау җөри әле. Аннан сиңа Күпербашының … белән дә күреп сөйләштем. ……….. Фәйзуллинны да эзләп табып хат алыштым. Ул да исән. ……… ничек тора дип сорашкан идем. Аның җәмәгате вафат булган икән. Балалары җәтим калган. Балалары яследә дип язган. Менә Аллаһы Тәгалә шулардан үзе сакласын инде. Үзе миннән артыграк җөрде, ул авырып госпитальдә җаткан икән. Ярый, Галия, күп яздым, исәнлектә кайтып күрешергә, Аллаһы Тәгалә язса инде. Ярый, хуш. Хәер догагыздан ташламагыз. Түзегезе, дип хат көтеп калдым.

Мөнәвәрәгә язарга вакытым булмады. Үпкәләмәсен, язармын әле.

3

Исәнлегемне белдереп хат язучы иптәшегез Гыйләҗидан бик сагынып бик саргаеп бик күп, бик күп сәлам. Һәм шулай ук Сәлимә кызым белән Мөнәвәрә кызыма һәм Әнис улым белән Фәнҗия кызыма бик күп сәлам һәм шулай ук бабайларга, агай-энеләргә, тирә-күршеләргә, дус-ишләргә күп сәлам әйтерсез. Сәлам соңында үзебез бер көе генә йөрибез. Һәм сезләрнең сәламәт булуыгызны телибез. 29 декабрьдә сул аягыма зәгыйфьлек килә язды. Былтыр өстенә осколка тиеп 2 көн санчастьта яттым.Шуннан тыш … ясатып җөрим әле… Аннан соң минә авыртулардан … торабыз. Ходай Тәгалә ни язгандыр. Инде анысын да мәгълүм итим, үземнең тамагым бик тук. Аллага шөкер. Йосыф та авырып киткән иде. Хат-әйбер салганы юк. Кайда икәнен белмим.

Ярый инде күп язмыйм, исәнлектә күрешергә Ходай язсын. Хушыгыз. Мине догагыздан ташламагыз. Балаларны ач итәргә тырышма. Хуш.

4

19 нчы август. Исәнмесез!

Сезгә сагынып хат язучы иптәшегез Гыйләҗидан……… яшәүче иптәшем Галия сезгә бик сагынып бик саргаеп күп сәлам һәм шул ук үзегезнең исән яшәвегезне теләп калам. Шулай ук Тәслимә кызым белән Мөнәвәрә кызыма бик сагынып бик саргаеп бик күптин күп сәлам язып җибәрәм. Һәм шулай ук Әнис улыма һәм шулай ук Фәнҗия кызыма бик сагынып, бик саргаеп бик күп, бик күп сәлам язып калам. Шулай ук бабаларга, башка агай-энеләргә һәм тирә-күршеләргә һәм үземне сораганнарга бик күп сәлам әйтерсез. Сәлам соңында сүзләргә күчәм. Үзебезнең хәлләргә килсәк бу көнге көн исәнлектә җөрибез. Һәм шулай ук җибәрмеш хатлар буенча сезләрне дә исән-саулар дип беләбез. 1 нче августта салган хатыгызны 18 нче августта алдым. Һәр язганыгыз бар да мәгълүм булды. Рәдисне дә бик үсте дип язгансыз. Мин элек хатымда әйткән идем, сез аны күздән сакларга тырышыгыз. Аннан син язгансың ай ярым хатыңны ала-алмый тордым дип. Мин хатны … нишләп бармый торгандыр. Үзеңнән дә хат бик күп гомерләр алмый тордым. Менә бу арада тагын бер хат алдым. Кызым Мөнәвәрәдән хат алсам бик зур шатлык була. Үзебез шул тегеләр белән ызандаш йөрибез. Менә хатымны язып бетереп …. укый торганнардыр дип. Һәм аны дә мәгълүм итим балаларны укыт, дөнья эше бетмәс ул. Бик җуксындырма. Аннары үзебезнең …. Казандагы Миннулланы хәлләрен бу арада бер дә әйтеп язганың юк. Үзем шул.. тамагым бик тук түгел, шулай булса да бик күп … туры килде инде. Инде гаиләне бик сагынам балалар да ичмасам төшкә дә кермиләр, кәртчкәләренә карыйм да үксим дә китәм. Бар да күземә карап торалар. Аллаһы Тәгалә шушыларны җәтим калдырыр микәнни дип (уйлыйм) Тәслимә кызымны да бик үсте дигәнсең инде. Галия, акыл кергән аңар, бер дә онытмыйм бервакытны син суккак идең аңа. Кара-кара миңа суга дигәне исемә төшә дә үзәкләерм өзелеп китә. Тагы әйтим кеше арасында …. бик тазалыгы да юк. Аның кайвакыт шулай семья хакына исән кайтып булмасмы дип уйлап куясың. Шуңа бик сөенәм, Аллаһы Тәгалә кушкандыр, алардин башка утырып ашамадым, аларга ачуланмадым. Бүгенге көнгә кадәр исән җөрүем һәм тук җөрүем бар да шулар бәхетенәдер инде. Күңел уйлый, аны да мәгълүм итим, шул күпер башының Йосыф та исән җөри әле. Көн саен бер күреп сөйләшәбез. Шуны күрсәм дә семьяларын күргән күк булам.

Ярый, Галия, күп язмыйм. Исәнлектә үзебез кайтып сөйләшергә Ходай насыйп итсә ярый. Хушыгыз. ……….

Тугыз айлар була инде без фронтка кергәнгә

Тугыз айлар узып китәр бу хат барып җиткәнгә

Тугыз айның буйларында күп күрде безнең башлар

Җитмәде аккан сулар күк түккән безнең яшьләр.

Бик каты җаңгырлар булды, тирән чокырлар тулды.

Бу хатны бик ашыгыч яздым. Гаеп итмә.

5

Яздым 18 нче майда.

Исәнмесез, Сезне кадерле булган җакын иптәшем Галия сезгә бик сагынып, бик саргаеп ифрат күп сәламнәр язып калам һәм шулай ук Тәслимә кызым илә Мөнәвәрә кызыма һәм Әнис улым белән Фәнҗия кызыма бик сагынып бик саргаеп бик күп сәламнәр язып калам һәм шулай ук бабайларга барча агай-энеләргә бик тирән күршеләргә һәм безне сораганнарга бик күп сәлам. Сәлам соңында үзебезнең хәлгә килсәк, бүгенге көндә Аллага шөкер …………………………….. Хатыгыз буенча әйбәт хәбәрегезне ишеткәч бик шатландым. 30 нчы апрельдә язган хатыгызны 19 нче майда алдым. Һәр ни язганың бар да мәгълүм булды. Бу арада күптәннән хатыңны алганым җук иде. Бик борчылып җөри идем. Абзар түбәләренә дә җаптым дип язгансың. Утыннар да күп әзерләдем. Балаларның өст-башы да бик яхшы дип, Тәслимәне бик үсте дип язгансың. Бик сөенәм шушы хатны киләсе көнне төш күреп шул көнне хат булыр микән дип җураган идем. Шул көнне җокыдан торгач берсен җурадым…………. берсен хат алырга. Берсе шул көнне үк килде. Икенчесе дә озакламый килеп җитте инде. Аннан Галия син дә ….. 2 җыл тулганда өйгә кайтырмын күк дип сиңа мин үзем хатка язганым җук иде. Шул күңел илә уйлап җөри идем. 2 җыл тулганда өйгә кайтып булмаячак инде дип, үзебез уйлаганча Аллаһы Тәгалә ….. Аны да мәгълүм итим, тамагым тук. Галия, бары үзебез шул дошманнар белән үзебездән Билаллар капкасы хәтле (арада) ятабыз, сөйләшкәннәре ишетелә. Алар да транш та без дә траншта ятабыз. Тагын бу менә безнең иптәшләр күп кенә чыгып кире ранный булып, кайсылары урынында калды. Безгә Ходай Тәгалә ни язгандыр. Үз рәхмәтен киң кылсын. Инде әйтим шулай булса да балаларны эш белән бик ватма инде.

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

ПРОДОЛЖЕНИЕ ПОИСКА.
В 1942 году семье бойца пришло извещение о том,что пропал без вести.Как видите,после анализа писем,что боец не погиб,а продолжал воевать.Если внимательно посмотреть ,в двух письмах п/п 02842.Одно письмо под этой полевой почтой оказалось самого бойца,а другое письмо от сослуживца,который сообщил о гибели Юсупова Гилязи.Но точное место не указал,только написал,что не довезли до медсанбата,похоронили Юсупова у дороги в медсанчасть3 августа 1943 года..Этот боец из Мензелинского района,фамилия Бадиков(или Бадыков).Данных о гибели нет,может быть вернулся живым.
п/п 02842 принадлежит 1181 стрелковому полку 356 стрелковой дивизии.Дивизия принимала участие в Орловской операции с 17 июля по18 августа 1943 года. Были кровопролитные бои.В августе 1943 года дивизия находилась в Болховском районе Орловской области.Если пробить по ОБД 1181 сп и датой 03.08.1943 .то получится,что все они умерли в дер.Богословское Злынского сельсовета(из 1181 сп их было 5 человек и похоронены там же.).Там находился 440 омсб(отдельный медсанбат) 356 стрелковой дивизии.Если достать карту Болховского района в момент на 3 августа 1943 года о нахождении 356 сд и 1181 сп,смогли бы определить место захоронения Юсупова Гилязи.Может быть Виктор Юрьевич поможет?

Об Орловской наступательной операции(12 июля-18 августа 1943 года.) читайте здесь:

http://www.biograph.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=1753...

 

Помочь Мемориалу Великой отечественной войны www.kremnik.ru


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.078 сек