ГУБАЙДУЛЛИН МУХАМЕТГАЛИ ГУБАЙДУЛЛОВИЧ

Погиб(ла)
Учетные данные
г.р.: 
1901
область рождения: 
Татарстан,Высокогорский район
место рождения: 
с.Юртыш
РВК: 
Дубъязским РВК
звание: 
кр-ц
день выбытия: 
16
месяц выбытия: 
3
год выбытия: 
1942
причина выбытия: 
п
обл. выбытия: 
Калужская обл.
место выбытия: 
г.Юхнов
прим.: 
3

Используемые сокращения
0 - сведения районных военкоматов, 1 - Центральных архивов МО РФ, 2 - с места гибели и от поисковых отрядов,. 3, 5 - от родственников и из других источников, К - из книг Памяти других регионов, И - из интернета, П в прим.- плен,. Г - карточка немецкого архива о пребывании в плену, Ж - вернулся из плена или с фронта живым,. Ф - из Книги Памяти Финской войны, п- погиб, б - без вести.

Комментарии


Дочь посетила могилу отца в 80 лет.

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=315,

29.01.2014
/Фәния Әхмәтҗанова/
Юртыш туфрагы

Равия апа Җаббаровага 80 яшь тулган көннәрендә, Калуга өлкәсе Юхново шәһәре янындагы туганнар каберлегенә тагын бер тапкыр барып, сугыш кырында ятып калган әтисе Мөхәммәтгали рухына дога кылып кайтырга насыйп булды. Күңел төпкелендәге хатирәләре кабат кузгалды.
5-1
“35 елдан соң әти васыяте үтәлде”

Әти сугышка китте

– Без Дөбъяз районы (хәзерге Биектау) Юртыш авылында яшәдек. Әтием бик абруйлы кеше, күз өстендә каш кебек иде. Чөнки ул колхоз молотилкасында механик булып эшләде. Техниканы искиткеч әйбәт белә иде. Трактор, комбайн ватылса да аны чакырдылар. Өстәвенә бик шәп умартачы да иде безнең әти. Тирә-күршене шаккатырып, бәрәңге урынына карабодай белән клевер чәчте. Нәрсә кирәген үзе белгәндер инде. Еллары нинди авыр иде бит. Ә ул зур гына йорт җиткерде. Мунча бурасы да өеп куйдылар, чутлап күтәрәсе генә калган иде...

Сугыш башланды. 1941 елның 5 июлендә әти кулына повестка тотып кайтып керде. 7се көнне китәсе. Әнигә аһ-ваһ килергә ирек бирмәде әти. Сүзе ирләрчә булды: “Син артык борчылма. Келәттә икмәк бар. Кысыбрак тотсагыз, 3-4 елга җитәрлек. Тик менә йортны гына ялгызың торгызып бетерә алмассың. Мунчаны өлгертеп калдырыйм, бер дә булмаса, шунда яшәп торырсыз”,– диде. Сүзендә торды әти. Бер көн, бер төн эчендә мүкләп, чутлап, мунчаны яшәрлек итте.

Сугышка китәсе көнне авыл советы янына без аны дүртәү озата киттек: әни имчәк баласы гына булган энекәшебез Солтанны кочаклаган, әти сеңлем белән мине җитәкләгән. Атларга утырырга дигән фәрман ишетелгәч, ул, безне кочаклап, кытыршы битен йөзебезгә тидерде. Әни белән сау­буллашты да, ярабби, соңгы очрашу булмасын иде, дип тели-тели, кузгалып киткән атлар артыннан атлады. Күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Әмма ул аларны күрсәтмәскә тырышты.

Суслонгер

– Әтидән бер айдан артык хә­бәр булмады. Бу билгесезлек бигрәк тә әни өчен тоташ газап иде. Ниһаять, бер авылдашыбыз Казаннан хәбәр алып кайтты: әтине Мари урманындагы Суслонгер дигән хәрби лагерьда күргәннәр икән. Берникадәр вакыттан өчпочмаклы хат та килеп иреште. Әти әнидән, ашарга-эчәргә алып килә алмассыңмы икән, дип сораган. Югыйсә әни инде беренче хәбәр ишетел­гәннән соң ук барырга җыенган иде. Хат алганнан соң көне буе ризык әзерләде дә чыгып китте. Тик әтине күрә алмый кайтты. Әйберләрен күтәрмә аша сакчыларга гына биреп калдырган. Имеш, үзләре тапшырасылар, ди. Әмма очрашуга өмет итеп бик озак басып тора анда әни. Үзе бертуктаусыз стройда йөрүче солдатларны күзәткән. Ымсынып көтеп торуы юкка булмый: аңа әтидән хат тапшыралар. Анда язылганнарның эчтәлеген мин дә азрак хәтерлим әле. Әти: “Ашау ягы кысанрак. Айга бер тапкыр булса да килеп йөрсәң, әйбәт булыр иде. Гади ризыклар алып килергә тырыш. Бәрәңге, йомырка, кара ипи булса, бик яхшы. Ит барыбер безгә эләкми. Каймак алып килсәң, өстенә катык сал”,– дигән сүзләр бар иде. Әни тагын биш-алты тапкыр барып кайтты әти янына. Азык-төлек ташыды, җылы оекбаш-бияләйләр дә алып барды. Күзгә-күз очрашкан чаклары да булган. Тик әни барыбер бер нәрсәне аңлый алмады. “Фашистларны җиңәргә таза, көчле кешеләр кирәк түгелме икәнни? Ник солдатларны ач тоталар икән?”– дигән сорау тынгылык бирмәде аңа.

Соңгы очрашу

– Ноябрь ахырлары иде бугай. Кич белән кемдер сак кына тәрәзә шакыды. Болдырга чыгып киткән әни әти белән әйләнеп керде. Аның тавышын ишетеп, сеңлем Зәкия белән мин дә мич башыннан сикереп төштек, кочагына ташландык. Ул ара булмады, чыбылдык эченнән Солтан да “хәбәр бирде”. Әни тиз генә табын әзерләде, лампага ут элде. Без шунда гына әтинең “чын йөзе”н күрдек: киң таза җилкәсе ябыгып калган, авызында тешләре дә юк, беләкләрендәге кан тамырлары бүртеп тора. Аякларын да сүрәп кенә атлый. Без әти янында төн уртасына кадәр мәш килдек. Солтан йокыга талгач кына, әни мич башына куып менгерде.

Әтинең төн буе әнигә ниләр сөйләгәнен без соңрак белдек. Суслонгерда аларны коралдан атарга, белмәгәннәрне русча сөйләшергә өйрәткәннәр. Яшәр өчен казармаларны да үзләре төзегәннәр. Урман эчендә булсалар да, бүрәнәләрне 6-7 чакрым ераклыктан җилкәгә салып ташыганнар. Салкыннар башлангач, җылы киемнәр бирмәгәннәр, торган урыннары да җылытылмаган. Көнгә 200 грамм ипи биргәннәр. Ярма салынган сыек ашны 6-7 кешегә бер савытка салганнар. Өлгергәне ашаган, өлгермәгәне ач калган. Бервакыт шулай әтигә лагерь хастаханәсенә утын ташырга туры килгән. Шунда ул хирург белән дуслашып киткән. “Монда калсаң, үләсең, риза булсаң, Казанга озата алам. Тик мин кушканнарны төгәл үтәргә кирәк”,– дигән ул. Әти аягын авырттырган булып хастаханәдә кала. Хирург энәсе белән кылдай нечкә итеп теленгән мунчала җебен балтырдагы тире белән ит арасына кертә. Иртәгесен әтинең аягы гөбе кебек шешеп чыга. Аны Казанга җибәрәләр. Операциягә ятар алдыннан хирургның күн итек олтаны астына тегеп калдырган язуын шундагы врачларга тапшыра. Менә шул операциядән соң бер төнгә кайткан иде әти өйгә. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булды.

Юхново

– Чыгып киткәндә әти безгә карап соңгы сүзләрен әйтте. “Кайда гына үлеп калсам да, каберемне эзләп табыгыз. Өстенә сибәргә Юртыш туфрагын алып килергә онытмагыз. Җаным шул вакытта гына тыныч булыр”.
Озак та үтми әтине фронтка озаттылар. Юлдан беренче хатын язып салды, икенчесен Мәскәү янындагы сугыш кырыннан җибәргән иде. Ә өченчесендә Калуга өлкәсендәге Юхново шәһә­рен азат итүе турында хәбәр итте.
1942 елның мартында без кара пичәтле хат алдык.

...Шактый еллар үтте. Мин инде башлы-күзле булып Казанда яши башлаган идем. Әти төшемә керде. Йөзе бик сагышлы. Үпкәләгән кебек. Әни янына кайттым да: “Әни, әти безгә үпкәләп ята. Каберен эзләмәдек, васыятен үтәмәдек бит”, – дидем. Күп уйлап тормадым, бер көн эчендә җыендым да чыгып киттем. Туганнар каберлегенең мәрмәр баскычларыннан кү­тәрелгәндә, иреннәрем үзем дә сизмәстән: “Әтием, мин сине эзләп таптым. Юртыш туфрагын да алып килдем”, – дип пышылдады. Башта озаклап дога кылдым. Аннан мәрмәр плитәдән әти­емнең исемен эзли башладым. Әмма, күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Аптырап, хәрби комиссариатка юл тоттым. Анда, архивта актарына торгач, алдыма әтиемнең каны тамган документларын китереп куйдылар. Күз яшьләрен көчкә тыеп, кызыл­армияче кенәгәсен кулыма алдым. Әмма түзә алмадым: кайнар яшьләрем саргайган кә­газь өстенә тамды. Шунда хәрби комиссар үзе кереп гафу үтенде. Әтиемнең фамилиясе ялгышлык белән төшеп калган икән.

Ул вакытта хәрби комиссариатта Равиягә әтисе исемен мәрмәр ташка чокып язарга вәгъдә бирәләр. Ә кыз үзе, әтинең исеме язылгач, туганнар каберлеген тагын бер зиярәт кылачакмын, шул вакытта гына әтием васыятен үтәдем дип саный алам дип күңеленә беркетә. Ни кызганыч, гел белешеп, үтенеп торуына карамастан, шушы бәләкәй генә булып тоелган эшне башкару өчен 35 ел вакыт кирәк була.

Хәзер инде Равия апа, әтисе Гобәйдуллин Мөхәммәтгали Го­бәй­дулла улының исем-фами­лия­сен мәрмәр плитәдә үз күзләре белән күреп, рухына дога ирештереп кайтты. Бик озак көтте ул бу көнне.

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

59274277
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Губайдуллин
Имя Галий
Отчество Губайдуллович
Дата рождения/Возраст __.__.1901
Место рождения Татарская АССР, Дубъязский р-н, д. Юртуш
Дата и место призыва 03.01.1942 Дубъязский РВК, Татарская АССР, Дубъязский р-н
Воинское звание рядовой
Причина выбытия пропал без вести
Дата выбытия __.07.1943
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 18004
Номер дела источника информации 643

http://obd-memorial.ru/memorial/fullimage?id=59274252&id1=26f01bda40591a...

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

 

Помочь Мемориалу Великой отечественной войны www.kremnik.ru


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.075 сек