ШАКИРОВ МАВЛЕТ ШАКИРОВИЧ

Учетные данные
г.р.: 
1905
место рождения: 
с.Норма
звание: 
кр-ц
место службы: 
1128 сп,336 сд
день выбытия: 
23
месяц выбытия: 
6
год выбытия: 
1942
причина выбытия: 
у
обл. выбытия: 
Калужская
место выбытия: 
Износковский р-н,д.Кузово
опись: 
ВМА 201
дело: 
4
лист: 
40
госпиталь: 
201(494) омедсб
прим.: 
1

Используемые сокращения
0 - сведения районных военкоматов, 1 - Центральных архивов МО РФ, 2 - с места гибели и от поисковых отрядов,. 3, 5 - от родственников и из других источников, К - из книг Памяти других регионов, И - из интернета, П в прим.- плен,. Г - карточка немецкого архива о пребывании в плену, Ж - вернулся из плена или с фронта живым,. Ф - из Книги Памяти Финской войны, п- погиб, б - без вести.

Комментарии

Номер записи 53709337
Фамилия Шакиров
Имя Мавлет
Дата рождения __.__.1905
Место рождения ТАССР, Балтасинский р-н, Нурминский с/с, д. Нурма
Дата и место призыва ТАССР, Балтасинский РВК
Последнее место службы 1288 сп 113 сд
Воинское звание рядовой
Причина выбытия умер от ран
Дата выбытия 23.06.1942
Госпиталь 201 ОМСБ 113 сд
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации А-71693
Номер дела источника информации 892

http://obd-memorial.ru/Image2/filterimage?path=Z/003/058-A-0071693-0892/...

Номер записи 260515982
Фамилия Шакиров
Имя Мавлет
Отчество Шакирович
Воинское звание рядовой
Страна захоронения Россия
Регион захоронения Калужская обл.
Место захоронения Износковский р-н, с. Шанский з-д

http://obd-memorial.ru/Image2/filterimage?path=%D0%97%D0%B0%D1%85%D0%BE%...

http://obd-memorial.ru/Image2/filterimage?path=%D0%97%D0%B0%D1%85%D0%BE%...
http://obd-memorial.ru/Image2/filterimage?path=%D0%97%D0%B0%D1%85%D0%BE%...


ШАКИРОВ Мавлет Шакирович (1905 – 23.06.1942), кр ц, 1128 сп, 336 сд, 201 (494) ОМСБ, род.: Татарстан, с.Норма, призван: Балтасинский РВК Татарстана, умер от ран: Из-носковский р н, д.Кузово.

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

Хәтер йомгагы сүтелде дә китте

Казан шәһәренең Төньяк бистәсендә яшәүче Сәрвәр апа Гыйләҗева газетага мондый үтенеч-хат юллаган иде. “...Олыгайган саен әтием турында күбрәк уйландыра. Әле Балтачтан туганнарым килгән иде. “Хәтер китабы”нда әтиеңнең исем-фамилиясе бар, кайда күмелгәне дә язылган, диделәр. Шул китапны кулга алып, укып карарга өметләнеп яшим. Тик кайдан аласын гына белмим. Сез күп кешеләргә булышасыз. Миңа да ярдәм итмәссезме икән?”
16-1
Сәрвәр апа, ниһаять, әтисен “тапты”

Рәсми органнарга мөрәҗә­гать итүнең файдасы булмады: кайда таратып бетергәннәр, кайда үзләренә бер данә генә калган булып чыкты. Әмма изге күңелле кеше табылды: Балтач районы Түнтәр авылыннан Рәфкать Зарипов, Сәрвәр апага шәхсән атап, “Хәтер китабы”н җибәрде.

Сәрвәр апа янына юл тотуыбыз шул китапны тапшыру ния­теннән иде. Инде очрашкач, китаптан әтисе турында язылган юлларны укып, күзләр яшьлән­гәч, хәтер йомгагы сүтелде дә китте. Кызык язмышлы кеше ул Сәрвәр апа. Алар апасы Гөлсем белән үги ана кулына калалар, нәкъ шул юлны кабатлаган кебек, ул үзе дә ике ятим кызга әни булып килә.

– Мин әниемне бөтенләй хәтерләмим. Сугыш башланыр алдыннан гына Сарытау шәһә­рендә яши башлаган идек. Әти азрак акча эшләп алу ниятеннән килгән иде анда. Ул чакта миңа 11 яшь иде. Урын өстендә яткан бер бабайга аш керткәли идем. Сугыш турыда беренче тапкыр шунда ишеттем. “Ярман сугыш башлаган, – диде бабай. – Озакка барыр инде”, – дип көрсенеп куйды. Аны бер ир-ат: “Хәзер бе­терерләр аны”, – дип юаткандай итте. Мин берни аңламадым. Әти генә: “Барыбер алып китәрләр. Сез монда ачка үләрсез”, – дип безне туган авылыбыз Нормага алып кайтып китте. Без – дүрт хатын-кыз (үги әнинең дә бер кызы бар иде) тәрәзәләре кадакланган йортка кайтып кердек. Хайван юк, димәк, ашарга да юк. Басуга чыгып, калган башакларны җыя идек тә, киптереп, уып, шешә белән тәгәрәтеп, ярма ясый идек. Апа эшләде. Мин укыдым. Балтачта 5-6 сыйныфларны тәмам­лагач, авыл советы секретаре Фагыйлә апа чакырып алды да: “ФЗӨгә барасыңмы?” – дип сорады. Анда көнгә 700әр грамм икмәк бирәләр, өч тапкыр ашаталар дигән сүзләрне ишет­кәч, күзләрем ялтырап китте. Болай булгач, бармыйммы соң инде?! Әни ягыннан әбием генә: “Бу баланың башы киртәдән дә кү­ренми бит инде. Нәрсәгә дип китте икән соң ул анда?” – дип тилмереп елап яткан. Авыр икәнен йөрәге сизгәндер инде. Берничә тапкыр качып та кайттым. Барыбер кире алып китте­ләр. Шулай итеп 1944 елның октяб­рендә алты айга дип киткән җирдән 22 нче заводта кырык елга якын эшләп, 1980 елны пенсиягә чыктым.

Маляр, җыеш­тыручы булып та эшләдем, станок артында басып торырга да туры килде. Шунда тулай торакта яшәгәндә Рәис исемле кеше эзләп килде, балаларына әни булуымны сорады. Резидә 2нче класста, Нәзирә 1нчедә укый иде. Миңа ул вакытта 38 яшь иде инде. Озак уйлап тормадым, тәвәккәлләдем. Ходай үземә дә балалар бирде: Илшат һәм Ильмира исемле игез балалар таптым. Тормышымнан бер дә зарланмыйм, шөкер. Үги әниемне дә рәхмәт хисләре белән генә искә алам. Дөрес, ул йорт-җирне сатып, кызы белән Кемерово якларына китеп барды. Ул чакта бик тә хәтерем калган кебек иде. Без дә бала гына бит. Ә икенче яктан уйлап карасаң, ул безне нинди авыр вакытларда да ташламады бит, ачлыктан үләр­гә ирек бирмәде, укытты. ФЗӨдә укыганда да авылга кайтып йөрдем. Әбәткә бирелә торган 300 грамм ипине сатып, өйгә тоз, шырпы алып кайта идем. Со­ңыннан да аралашып тордык. Кызым Резидә кунакка да барып кайтты әле. Хәзер бик тәрбиядә яшим, Аллага шөкер. Кызларым да, улым да бик карыйлар. Бай яшәмәдем, әмма ач-ялангач та булмадым. Ходайга бик рәхмәт­лемен. Менә бит, мине бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешеләр дә ярдәм кулы сузган, рәхмәт яусын, диде ул, Рәфкать абыйны күздә тотып.

Сәрвәр апаның кызы Резидә мине озата чыкты. Әйләнеп карасам, Сәрвәр апа тәрәзәдән кул болгый, үзе елмая, нурлы йөзе шатлык белән тулган.
– Әнинең бик тә күңеле булды. Бу арада сырхаулап тора иде әле. Сез килгәч, күзгә күренеп үзгәреп китте, – диде Резидә ханым. Аннан сүзен дәвам итте. – Безнең әни кебек сабыр, әйбәт кеше юктыр ул дөньяда. Ә тыйнаклыгын әйтеп тә торасы юк. Гомер бакый мактанганын күрмәссең. Сезгә дә бер сүз әйтмәде. Югыйсә кырык ел буена заводтан алган бүләк­ләре дә әллә никадәр аның. Гади эшче генә димәссең. Аннан апасы Гөлсем урын өстенә калгач, өч ел буена аны карады, соңгы юлга кадерләп озатты. Безне дә җил-яңгыр тидерми үстерде. Аның үзенә дә гел матур сүзләр генә әйтеп, яхшылык кына эшләп торасы килә. Менә шундый инде ул безнең әни!

Яшь чаклар бар иде...

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

Номер записи 51626341
Фамилия Шакиров
Имя Мавиет.
Дата рождения __.__.1905
Место рождения Татарская АССР, Балтасинский р-н, с/с Курминский, д. Курма
Дата и место призыва Балтасинский РВК, Татарская АССР, Балтасинский р-н
Последнее место службы 113 сд
Воинское звание рядовой
Причина выбытия умер от болезни
Дата выбытия 23.06.1942
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 818883
Номер дела источника информации 866

http://obd-memorial.ru/Image2/filterimage?path=Z/002/058-0818883-0866/00...

86313116
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Шакиров
Имя Мавнет
Отчество
Место рождения Татарская АССР, Балтасинский р-н, Нурминский с/с, д. Нурта
Последнее место службы 1288 сп
Воинское звание рядовой
Место захоронения Калужская обл., Износковский р-н, д. Кузова
Причина выбытия умер
Дата выбытия 23.06.1942
Название источника информации ВК Республики Татарстан
Номер описи источника информации 1945
Номер дела источника информации 6 т.4 (инв. 20)

http://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=86313116

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

 

Помочь Мемориалу Великой отечественной войны www.kremnik.ru


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.090 сек