МУХАМАДИШИН ХАДИ ХАЗЕЕВИЧ

Погиб(ла)
Учетные данные
г.р.: 
1913
область рождения: 
Татарская АССР
место рождения: 
д.Урсай Ключ
РВК: 
Азнакаевским РВК
звание: 
кр-ц
место службы: 
1087 сп,322 сд
день выбытия: 
29
месяц выбытия: 
3
год выбытия: 
1945
причина выбытия: 
п
обл. выбытия: 
Польша
место выбытия: 
г.Рацибуж
прим.: 
0

Используемые сокращения
0 - сведения районных военкоматов, 1 - Центральных архивов МО РФ, 2 - с места гибели и от поисковых отрядов,. 3, 5 - от родственников и из других источников, К - из книг Памяти других регионов, И - из интернета, П в прим.- плен,. Г - карточка немецкого архива о пребывании в плену, Ж - вернулся из плена или с фронта живым,. Ф - из Книги Памяти Финской войны, п- погиб, б - без вести.

Комментарии

2356953
Информация из донесения о безвозвратных потерях
Фамилия Мухомеджанов
Имя Хатай
Отчество
Дата рождения/Возраст __.__.1912
Место рождения Татарская АССР, Тумутукский р-н, дер. Урасай
Дата и место призыва Тумутукский РВК, Татарская АССР, Тумутукский р-н
Последнее место службы 12 арт. дивизия РГК
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия убит
Дата выбытия 11.07.1943
Первичное место захоронения Орловская обл., Малоархангельский р-н, д. Вавилоновка
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 18001
Номер дела источника информации 682a

https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=2356953

17292375
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Мухамедшин
Имя Хатай
Отчество
Место рождения Татарская АССР, Тумутукский р-н, д. Урасай
Последнее место службы в/ч 68593 "С"
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия убит
Дата выбытия 11.07.1943
Первичное место захоронения Курская обл., Малоархангельский р-н, д. Вавилоновка
Название источника информации ВК Республики Татарстан
Номер описи источника информации -1945
Номер дела источника информации 2 (инв. 77)

https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=17292375

На самом деле не погиб,а попал в плен. После плена продолжил воевать и погиб уже в Польше:

65424049
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Мухамовишен
Имя Хазий
Отчество Хоз.
Дата рождения/Возраст __.__.1913
Дата и место призыва __.__.1942 Тумутукский РВК, Татарская АССР, Тумутукский р-н
Воинское звание рядовой
Причина выбытия попал в плен (освобожден)
Дата выбытия 11.07.1943
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 18003
Номер дела источника информации 1428

https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=65424049

4914296
Информация из донесения о безвозвратных потерях
Фамилия Мухамадишин
Имя Хадвий
Отчество Хадеевич
Дата рождения/Возраст __.__.1913
Место рождения Татарская АССР, Тумутукский р-н р-н, д. Урсай
Дата и место призыва 06.03.1945, Изяславский РВК, Украинская ССР, Каменец-Подольская обл., Изяславский р-н
Последнее место службы 322 сд
Воинское звание рядовой
Причина выбытия убит
Дата выбытия 29.03.1945
Первичное место захоронения Польша, Опольское воев., пов. Рацибужский, г. Ратибор, городское кладбище, могила № 1
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 18003
Номер дела источника информации 631

https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=4914296

17295896
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Мухамадишин
Имя Хадвий
Отчество Хадеевич
Последнее место службы 1087 сп
Воинское звание рядовой
Причина выбытия погиб
Дата выбытия 29.03.1945
Первичное место захоронения Германия, Нижняя Силезия, г. Ратибор, гражданское кладбище, могила № 1
Название источника информации ВК Республики Татарстан
Номер описи источника информации 1948
Номер дела источника информации 7а (инв. 71)

https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=17295896

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2820

Рәсимә Муллаянова/

Хаҗи солдатны эзләдек

Соңгы ун ел эчендә генә дә эзтабарлар ярдәме белән сугыш кырларында хәбәрсез югалган күпме солдатның исеме кайтты. Кайберләренең җәсәден туган якларга кайтару да насыйп булды. Кемнәргәдер әтисе-бабасы күмелгән урыннарга барып кайту бәхете елмайды. 70 ел узса да, арабызда әле һаман да якыннарын эзләүчеләр шактый. Күптән түгел генә әтиле-уллы Рөстәм һәм Марат Гәрәевләр бабаларын эзләп тапканнар.

Хаҗи белән Һади кыйссасы

Моңарчы бердәнбер рәсми чыганак булып “Хәтер китабы” санала иде. Ул бик күпләрнең өстәл китабына әйләнде. Тик бу китаптагы мәгълүматлар да тарихи дөреслекне чагылдырып бетерә алмый. Рөстәм абый Гәрәев бабасы, әнисенең әтисе Хаҗимөхәммәтне эзли башлагач, башта Азнакай районы хәр­би комиссариатына мөрәҗәгать итә. Анда исә, бездә бернинди мәгълүмат та юк, диләр. Имеш, комиссариатта исән кайткан­нар­ның гына “данный”лары бар, ә калган кешеләрнеке юк икән. Ә бит бабасы Хаҗи Мө­хәммәдшин “Хәтер кита­бы”на кертелгән. Эзли башлагач, аның хәтта ике тапкыр теркәлүе ачыклана. Гәрәев­ләр китапта Мө­хәм­мәд­шиннар­ның икәү булганын күреп, икесе бер үк кеше түгел микән дигән шиккә калалар. Беренчесе – Мөхәммәдшин Хаҗи, 1913 елгы, Азнакай хәрби комиссариатыннан киткән, кызыл армияче. 1941 елда һәлак булган. Икенчесе Мөхәммәд­шин Һади исә Урсай авылыннан дип язылган. Азнакайдан алынган, 1945 елның 29 мартында һәлак була. Польшада, Рацибужда җир­ләнгән. Бабайла­рының исеме Хаҗимөхәммәт, 1913 елгы булгач, исемлектәге беренчесен бабаларыдыр дип исәпли алар. Тик Фатыйма әби заманында иреннән ике тапкыр “похоронка” ала бит. Берсе – 1942 елда әсирлеккә эләккән­нән соң, икенчесе 1945 елда. Бу факт исә Гәрәевләрне уйланырга мәҗ­бүр итә. Икенче Мөхәм­мәдшин да аларның бабалары түгел микән?!

Фатыйма

Хаҗи белән Һади кыйссасына эзләү сайтлары нокта куя. Соңгы вакытта Интернетта эзләү сайтларында утыручы эзтабарлар эшчәнлеге активлашып китте. Чынлыкта алар бер үк кеше булып чыга. Мөхәм­мәдшин Хаҗи­мөхәммәт Ха­җиша улы 1942 елда сугышка киткән. Ул үлемне, әсир­лек­ләрне җиңә-җиңә, 1945 елның язына аяк баса. Тик туган якларга гына кайту бәхете насыйп булмый. 29 мартта һәлак була. “Сугыш бетә, безнекеләр исән калды, шөкер”, – дип уйларга да өлгерми Фатыйма апа. Иреннән кайгылы хәбәр ала. ОБД-мемориал, Kremnik.ru сайтлары аша булган мәгълү­мат­ларны чагыштырып карау мөм­кинлеге туа. Чынлыкта бер үк кеше булып чыга Мөхәммәд­шиннар.

Хаҗи абый сугышка кит­кәнче үк тормыш кора. 1939 елгы Рәфис исемле ул, 1942 елда кызы Хәнә Фатыйма апаның карынында кала. 1942 елда әсирлеккә эләккәч, өйгә “кара кәгазь” килә. Яшь хатын анда да бирешми, өмет­ләнеп яши. Аннан гаиләгә 1944 елда исәнлеген белгерткән хат килеп төшә. Ул хатта бер­никадәр адрес та сак­ланган була. Булган мәгълү­матлар белән алар Азнакайда эзләү эшләре белән шөгыльлә­нүче Фир­дәвес Исламовка мөрә­җәгать итәләр. Эзли торгач, күп нәрсәләр ачык­лана. Польшаның Ратибор шәһә­­рендә туганнар каберле­генә күмелгән исемлектә Мөхәм­мәдшин Хаҗи да бар. Ул анда 257 номер белән тер­кәлгән һәм анда хатыны Фатыйма апаның исеме, адресы да язып куелган.

Хушлашмыйбыз әле

Бу шатлыклы хәбәрдән соң Гәрәевләр Польшага барырга әзерләнә. Барысы да планлаштырылганча барып чыкмый. Маратка Германиягә эш белән китеп барырга туры килә. Кайтышлый исә ул Ратиборга – бабасы янына кереп чыгарга уйлый. Әбисе кабереннән бер уч туфрак алып, бабасы каберенә сибә. “Анда солдат каберлек­ләре шактый. Мине ниндидер көч этеп йөртте һәм бер каберлек янына туктатты. Мин шунда әби кабереннән алынган җирне сиптем. Аннан алып кайткан туфракны әби каберенә алып бардык”, – дип сөйли Марат Гәрәев. Алай гына да түгел, бабасы рухына корбан чалалар, зиратка барып, женаза да укыйлар. Рамил хәзрәт Юнысов та сугыш вакытында һәлак булган солдатлар­ның җаннары тынычланып калсын өчен аларга җеназа укырга кирәк дип саный. Әнә шулай туганнар җыелышып бабаларын искә ала. Рөстәм абый исә әбисе сөйләгәннәрне һич онытмый.

Бабасы киткән чагында әбисенә кайтырмын дип вәгъдә бирә. “Фатыйма, мин кайтырмын. Кулымны йә аягымны бирермен дә кайтырмын”, – дигән була. Тик кайту гына насыйп булмый Хаҗи солдатка. Бүген балаларында аның искә алып карарлык бер фотосурәте дә калмаган. “Фотосы калмады. Сугышка киткәнче төшерелгән рәсеме бар иде, югалды. Сипкеллерәк иде ул. Чандыр гәүдәле кеше иде. Яшьтән гармун уйнаган. Мин белгәндә ул комбайнда, тракторда эшләп йөри иде. 1942 елда чәчүләр беткәч, сугышка Мәннан абый белән бер көнне киткәннәр. Кичтән чакыру кәгазе алдылар”, – дип сөйли бабасының энесе Сәет­мө­хәммәт абый. Аның истәлекләрен 2010 елда язып алалар. Бүген Хаҗимөхәм­мәтнең энесе дә, улы Рәфис тә исән түгел. Кызы Хәнә дә, аның дәвамчылары оныгы Рөстәм, оныкчыгы Марат Гәрәевләр бабалары истәлеген яңартып яшиләр. Әле эзләнүдән туктарга исәпләре юк. Польша җи­ренә дә кабат барырга ният­ләре бар.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 154, 16.10.2015/)

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

 

Помочь Мемориалу Великой отечественной войны www.kremnik.ru


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.085 сек