ГАЛЯУТДИНОВ НИЗАМ ГАЛЯУТДИНОВИЧ

Погиб(ла)
Учетные данные
область рождения: 
Татарстан
место рождения: 
Арский р-н,с.Новый Яваш
звание: 
кр-ц
место службы: 
929 сп,254 сд
день выбытия: 
4
месяц выбытия: 
1
год выбытия: 
1943
причина выбытия: 
п
обл. выбытия: 
Смоленская
место выбытия: 
Демидовский р-н,д.Пржевальское
прим.: 
2

Используемые сокращения
0 - сведения районных военкоматов, 1 - Центральных архивов МО РФ, 2 - с места гибели и от поисковых отрядов,. 3, 5 - от родственников и из других источников, К - из книг Памяти других регионов, И - из интернета, П в прим.- плен,. Г - карточка немецкого архива о пребывании в плену, Ж - вернулся из плена или с фронта живым,. Ф - из Книги Памяти Финской войны, п- погиб, б - без вести.

Комментарии

86317660
Информация из документов, уточняющих потери
Фамилия Галаутдинов
Имя Низан
Отчество
Место рождения Татарская АССР, Кзыл-Юлский р-н, Ново-Иваш
Последнее место службы 992 сп
Воинское звание рядовой
Место захоронения Смоленская обл., Слободский р-н, д. Щукино, юго-западнее, братская могила №1
Причина выбытия убит
Дата выбытия 04.01.1943
Название источника информации ВК Республики Татарстан
Номер описи источника информации 46-1945
Номер дела источника информации 1 т.2

http://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=86317660

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=1538

Әтинең каберен табарга хыялланып яшәдек

Март ахырында Арча районы Яңа Иябаш авылында яшәүче Клара һәм Рәшит Сибагатуллиннар Смоленск өлкәсенә барып, Клара апаның әтисе Низам Галәвет­диновның җәсәде җирләнгән туганнар каберлеген зыярәт кылып кайтты.

1942 елның сентябре. Илдә дәһшәтле сугыш бара. Инде авылга кара кәгазьләр дә килде. Низам Галәветдиновның фронт­­­ка китүенә дә ярты елдан артты. Сентябрьнең авылга гына хас матурлык бөркеп торучы әнә шул бер көнендә дүртенче баласы – кызы Клара дөньяга килүнең куанычлы мизгелләрен гаиләсе янә­шәсендә уртаклаша алмый шул ул.

1943нең кышында әтисенең яу кырында һәлак булуы турында кара кәгазь китергән кайгы җиле бишектә яткан Клараны да читләп үтмәде, көн-төн яшь түккән әни­сенең тынычсызлануына сабый­ның да күңеле үр­сәләнде. Ниндидер шом барлыгын сизде бугай. Үсә төшкән саен күп тапкырлар әнисенең күз яшьләренең шаһиты булачагын белми иде шул әле ул... Бүген дә балачагына бәйле хати­рәләрне искә төшергәндә күңел касәсе мөлдерәп тула Клара Сиба­гатул­линаның.

– Бала вакытта әни безне тезеп утыртыр да, әтинең хатларын кыч­­­кырып укыр иде. Ул чакта мин бала, берни аңламыйм. Иптәш кыз­ларым “Әти” дип дәш­кәч, без­нең дә әйтәсе килә. Әни, алар әйтә бит, без дә әйтик әле, дип ярасына тоз салуыбызны аңла­маганбыз. Безгә, әтисез балаларга, кадер-сан булмады. Бри­га­дирмы, башкалармы – көче җит­кә­не тотып кыйный иде. Авыр тормыш әтисез балалар, тол хатыннар җилкәсенә төште. Апам 14 яшеннән Ярос­лавльгә урман кисәргә чыгып китте, аннан бетләп кайтты... Бик газапланып үстек. Балачакта ашаган кычыткан, алабуталар витамин булып организмны яшәт­кәндер инде. Кар бетүгә, күкебаш җыярга чыгып китәбез, әле аякка чабата булса, бик әйбәт. Кар астыннан чыккан черек бәрәңге алып кайта алсак, бәйрәм сыман була, чөнки, басуны таптыйсыз дип, аны җыярга да кертмиләр. Әни, шуны киптереп, уып умач пешерә. Умачны, шуып төшеп китмәсен дип, авызны каплап кына ашыйбыз...

Клара ханым 5 яшеннән кеше баласы карап үсә. Бер сынык ипи ашау өчен. Ипи сыныгын өйгә алып кайткач, әниләре аны бишкә бүлә. Хәер, бишкә бүл­мәгәндер, мөгаен, үз өлешен дә балаларына биргәндер. Юкса, яшьли ашказаны чире тиеп, тора-бара ул яман чиргә әйләнеп, 60 яше тулыр-тулмас дөньядан китмәс иде.

Адәм баласы дөньяга килгәч, авыр тормышка да, әтисезлеккә дә яраклаша, үсә, балигъ була. Клара апа да беркөнне гүзәл туташка әйләнеп, Иске Өҗем егете Рәшитне гашыйк итә. 1965 елда өйләнешеп, Казахстанга бәхет эзләп китә яшьләр. 32 ел шунда гомер итсәләр дә, янә Яңа Иябашка кайтып урнашалар. Бәхет туган якта икән бит! Бүген аларның өч улларының тормышына сөенеп, 6 оныгын сөеп, тормышның рәхәтлегенә шөкер кылып яшәп яткан көннәре.

Клара апаның әнисе белән өлкән апасы гомерләре буе Низам абыйның каберен табу турында хыялланып яшәгән. Аның җирләнгән җиреннән хәбәрне әниләре генә күрергә өлгерми кала. Ничек шатланыр иде югыйсә! Барлык туганнарының хыялын тормышка ашыру Клара апага тәти. Озын юлларны урап кайту газапларын үзләре генә белсәләр дә, әтисе җирләнгән Смоленск өлкәсе Демидов районы Прежевальское авылындагы туганнар каберлеген зыярәт кылуы белән бәхетле ул. “Күңелгә авыр булды, әлбәттә, туган туфрак, әнинең, апа белән абыйның кабер туфракларын салып, сыпырып куйгач һәм Рәшит ясин чыккач, ниндидер җиңеллек тойдым, – дип сөйли ул. – Бу авылда һәлак булганнарның табылдыкларын музейга урнаштырып барганнар һәм табыл­ганнарның исемнәре тәгаенлә­неп, туганнар каберлегендәге мәрмәр плитәдә урын алган. Сугыш барган чакта дошманнар авылны яндырып чыгып киткән, ике генә йорт калуы мәгълүм. Авылда, хәтта урман тирәсендә дә көрәк тыккан саен кеше сөягенә тап буласың, диләр. Тик ул якларда әле һаман юклык, йортлар бик начар: түбәләр рубероид белән ябылган, газ кермәгән. Авылда гына түгел, районда да җиме­реклек күп, тормышлары начар. Ә туганнар каберлекләре каралган, чиста. 9 Майга зыярәт кылырга килүчеләр күп була икән”.


Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

9481555
Информация из донесения о безвозвратных потерях
Фамилия Галеудинова
Имя Назим
Отчество
Дата рождения/Возраст __.__.1907
Место рождения Татарская АССР
Дата и место призыва Альнашский РВК
Последнее место службы 306 СД 992 СП
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия убит
Дата выбытия 04.01.1943
Первичное место захоронения Смоленская обл., Слободский р-н, д. Щукино, юго-западнее, 400 м
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 1614
Номер описи источника информации 2
Номер дела источника информации 13

https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=9481555

261321260
Информация из списков захоронения
Фамилия Галеудинов
Имя Назим
Отчество
Воинское звание рядовой
Дата смерти 04.01.1943
Страна захоронения Россия
Регион захоронения Смоленская обл.
Место захоронения Демидовский р-н, п. Пржевальское
Могила Кладбище № 4
Откуда перезахоронен д. Щукино Демидовский р-н

https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=261321260

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.071 сек