ШАКИРОВ НУРУЛЛА ШАКИРОВИЧ

Учетные данные
г.р.: 
1904
место рождения: 
д.Малые Кляри
звание: 
кр-ц
месяц выбытия: 
11
год выбытия: 
1941
причина выбытия: 
б
опись: 
977522
дело: 
139
лист: 
347
прим.: 
1

Используемые сокращения
0 - сведения районных военкоматов, 1 - Центральных архивов МО РФ, 2 - с места гибели и от поисковых отрядов,. 3, 5 - от родственников и из других источников, К - из книг Памяти других регионов, И - из интернета, П в прим.- плен,. Г - карточка немецкого архива о пребывании в плену, Ж - вернулся из плена или с фронта живым,. Ф - из Книги Памяти Финской войны, п- погиб, б - без вести.

Комментарии

Может и этот солдат.

ОБД подводит,не открывает документы:

Информация из донесения о безвозвратных потерях
Фамилия Шакиров
Имя Нурулла
Отчество
Дата рождения/Возраст __.__.1903
Последнее место службы 646 СП
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия умер
Дата выбытия 09.05.1942
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 977525
Номер дела источника информации 294

http://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=63405733

Хотя по письму дочери он был ранен в 1943.Если информация достоверная:

Әтием Шакиров Нурулла Шакир улының каберен эзлим
Әтием Шакиров Нурулла Шакирович 1904 елда Кама Тамагы районы Кече Кариле авылында туган. 1921 елда ачлыктан Кинешма шәһәренә күчеп китәләр. Бабайлар, әбиләр, әни ягыннан да һәм әти ягыннан да, шунда үләләр, әти ике сеңлесе белән 17 яшендә кала. Кайсы елны кайтканнарын белмим. Әни турында да бернәрсә дә белмим, чөнки мин 5 айлык вакытта ул үлә, ә апалар 7-9 яшьлек булганнар. Әнинең каберен алар да белми. Авыл кешеләре дә белми, чөнки әти читтән кайткач, төрле авылларда, районнарда эшли. Әни бөтенләй безнең якныкы түгел, Саратов өлкәсеннән. Мин аның туганнарын эзләп барган идем, алар да бернәрсә дә белми.
Әти сугышка Казаннан китә. Әни үлгәч, ике олы баласын алып Казанга китә. Ә мине кешегә бирә. Алар әтигә туган булгандырмы, мин белмим. Сорамадым, курыктым, чөнки ми­ңа бер апа, бу бит синең әниең түгел, дигәч, куркуымнан егылдым. Икенче мәртәбә әти­нең йортын сүтеп авылда клуб ремонтлаганда, “әни” кан­це­ляриягә илтеп, менә баласы, минем йортымның нинди икәнен беләсез, ул бала кайда торыр дип, мине калдырып чыгып китте. Шул вакыттан соң мин бер кешедән дә бернәрсә сорамадым, дөресен әйткәндә, “әни”нең йорты ишелде, без әйберләрне казып алдык, бәлкем документлар да шунда калгандыр, чөнки миңа ул вакытта 10 яшьләр генә булгандыр.
Хәзер әти турында. Ул Казанда силикат заводында эшләгән. Конторасы элекке 9 нчы трамвай депосы тирәсендә иде. Шунда барганны хәтерлим. Әти “Химик­лар сарае” янындагы военкоматтан китте. Сигезенче класска укырга кергәч, белешмә алырга шунда кердем, ул вакытта уку түләүле иде. “Хәтер китабы”нда “Без вести пропал осенью,1941 г.” дип язылган. Әмма ул сугышта була, көз көне Суслонгердан гына китә, 1943 елда яраланып, бер ай Юдино больницасында, ике атна Казанда дәвалана, апалар, ярасыннан кан саркып тора иде яңадан сугышка киткәндә, дип сөйлиләр иде. Мин белмим. Апалар да юк, күптән вафат инде.
Сугыш беткәч, Дөбьяз районыннан бер абзый килеп, әтинең сеңлесенә: “Нурулла үлемнән коткарды, мин яралангач, чокыр казып, техника таптап китмәсен дип, аркылы бүрәнәләр куйды, бөтен булган икмәген, су калдырды, алар алга китте”, – дип сөй­ләгән. Әмма кайда икәнен апа хәтерләми иде.
Без ятимлекнең ачысын-тө­чесен күреп, урам уртасында кал­дык. Ике апа 13-15 яшь­лә­рендә 16 нчы заводта эш­ләделәр. Әтинең йортыннан, фатирыннан калып, алар җизни кулында яшәп, мин читтә үсеп, авыр­лык­ның тәмен белеп яшә­дек.
Илһамия апагыз
Шакирова-Галимуллина.
Баулы

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.086 сек