ШАВАЛЕЕВ МИНВАЛИ ШАВАЛЕЕВИЧ

Учетные данные
г.р.: 
1916
место рождения: 
Рыбно-Слободский р-н,д.Большие Елги
звание: 
кр-ц
месяц выбытия: 
2
год выбытия: 
1942
причина выбытия: 
б
прим.: 
3

Используемые сокращения
0 - сведения районных военкоматов, 1 - Центральных архивов МО РФ, 2 - с места гибели и от поисковых отрядов,. 3, 5 - от родственников и из других источников, К - из книг Памяти других регионов, И - из интернета, П в прим.- плен,. Г - карточка немецкого архива о пребывании в плену, Ж - вернулся из плена или с фронта живым,. Ф - из Книги Памяти Финской войны, п- погиб, б - без вести.

Комментарии

http://www.vatantat.ru/page87646.htm

Әтием Шәвәлиев Минне­вәли Шәвәли улын эзлим
Газетада сугышта югалган әти­ләрен, бабайларын эзләүче­ләрне күреп, мин дә мөрәҗәгать итәргә булдым әле. Миңа сигез ай булганда, 1940 елда әтине хәрби хезмәткә алалар. Шул китүеннән ул әйләнеп кайтмый. Без өчәү – әни, мин һәм әтиемнең әнисе торып калганбыз. Әти, яраланып, Самара шәһәрендә гос­питальдә ята. Дәва­лангач, янә­дән сугышка керә. Соңгы хаты Днепрны кичкән җирдән килә. Анда: “Днепр суы кан булып акты”,– дигән юллар була. Әтием елганы кичкәндә хәбәрсез югала да инде. Аның хакында башка бер мәгъ­лүмат та юк. Ул укый-яза белмәгән, аның өчен хатны Ютазы егете язган. Хәзер әниемә 95 яшь, миңа 73 яшь тулды. Һаман нидер көтеп, өметләнеп яшибез.
Әтием – Шәвәлиев Минне­вәли Шәвәли улы. Бәлки ул Бикбулатов Минневәли Шәвәли улы булып йөргәндер. 1916 елда Балык Бис­тәсе районы Олы Елга авылында туган. Минемчә, Днепрны нинди часть­лар, дивизияләр, армия­ләр кичкәне хакында архивта документлар бардыр. Бу хәрби комиссариатлар ник шуларны барламый икән соң? Бездә, ни кызганыч, бернинди документ та калмаган. Бө­тенесе әтидә киткән. Әни белән хәрби комиссариатка барып әти хакында белешкәч, хәрби комиссар капитан Павлов әтинең хәбәрсез югалуын әйтеп, извещение бирә. Анда “...1942 елның 8 февралендә хәбәрсез югалган” диелгән була. Атамнан калган бөтен мәгълүмат менә шул. Әби белән икебезгә 44 сум пенсия алдык. Әбигә – 40 сум, миңа 4 сум бирделәр. Әбием 1952 елда вафат булды.
Көтеп яши-яши берни булмаслыгын аңлагач, әтине үзем эзләргә керештем. Адрес табып, Подольскига, Үзәк архивка хат яздым. “Татарча язма, русча яз”,– дигән җавап килде. Менә бит ничек мәсхәрә иттеләр. Үлем кырына кергәндә әтиемнән милләтен сорап тормаганнардыр, мөгаен. Уйласаң, исең китәр: шундый зур урыннарда бер татар да юк микәнни? Менә бит ничек кайгырталар безнең хакта! Эзләү эшләрен Татарстан хәрби комиссариатыннан башлаган идек, чөнки районныкы янды, архив юк, дип шунда җибәр­деләр. Анда да, кайларда булган, әсирлеккә төшмәгән идеме, дип үзебездән сорап йөдәт­теләр. Татар булуларына карамастан, русча сөйләш­теләр. Хурлыктан үләрсең, бил­ләһи. Бу түрәләр без – ятим балалардан ничек кенә көләргә бел­миләр. Лаеш шулпасы эләкмәде аларга, безнең кебек эчсәләр, белерләр иде кеше кадерен. Подольскидан да шулай ук нинди частьта, нинди чинда булуын сорыйлар. Кадерлеләрем, бу кадәрен белсәм, язып торыр идемме соң? Болар барысы да эзләүче исемен күтәреп, акча алучылар гына икән. “ВТ”да язып чыктыгыз бит, Польшада бик зур гына бер түрә, үзе кунакханәгә урнаштырып, өен­дә кунак итеп, әтиләренең каберен табарга булыша, дип. Менә бит чит ил кешеләре ничек кайгырта. Көн­ләшерлек. Хәзер инде Санкт-Пе­тербургка язып карарга исәп. Бәлки берәр ничек ярдәм итә алыр­лар. Әнием белән һаман көтәбез әле. Ятимлектә үссәк тә, Ходай биргән гомерне яшибез. Пенсиям дә 5 меңгә тула, Аллага шөкер. Таякка эшләсәк тә, тиен-миенне арттырып торалар.
Зиятдин ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы
Олы Елга авылы

Номер записи 72085252
Фамилия Шавалеев
Имя Минвалей
Дата рождения __.__.1916
Место рождения Татарская АССР, Рыбно-Слободский р-н, д. Б.-Елги
Дата и место призыва 15.06.1940 Рыбно-Слободский РВК, Татарская АССР, Рыбно-Слободский р-н
Воинское звание рядовой
Причина выбытия пропал без вести
Дата выбытия __.02.1942
Название источника информации ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 977522
Номер дела источника информации 88

http://obd-memorial.ru/Image2/filterimage?path=Z/011/058-0977522-0088/00...

Родиться человеком - это чудо.
Остаться человеком - это труд.

 

Помочь Мемориалу Великой отечественной войны www.kremnik.ru


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.086 сек